“Китап мәдәниятендә халык истәлеге”
Чернышевка авылы модельле китапханәсендә уткәрелгән ”Китап мәдәниятендә халык истәлеге” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды. Чарада катнашучылар Россия халыкларының сәнгате турындагы әдәбият белән таныштылар, халык сәнгатенең кешелек җәмгыяте тормышында нинди мөһим роль уйнавын белделәр. Балалар илебез тарихы буенча кызыклы китап басмалары белән таныштылар, милли мирасның мөһим өлеше булып торучы халык һөнәрләре, халык сәнгате кәсепләре турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр. Чарада шулай ук китап күргәзмәсе дә оештырылды.
