Фәннәр патшабикәсе – математика
8 Февраль 2024 в 14:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Коркачык авылы китапханәсеЯшь чикләве: 0+
Математиканы күңелсез фән дип кем әйтә ала. Киресенчә, ул бик кызыклы һәм мавыктыргыч булырга мөмкин. Математика бит безне һәркайда чолгап алган. Математиканы юкка гына фәннәр патшабикәсе дип атамыйлар. Чара барышында китапханәче борынгы заманнардан ук математиканың барлыкка килү һәм үсеше тарихы турында сөйләячәк. Укучылар Пифагор, Архимед, Фалес кебек бөек борынгы галимнәр турында һәм аларның математика фәне үсешенә нинди кыйммәтле өлеш кертүләре турында белә алачак. Чарада катнашучылар математика фәненә багышланган китаплар белән дә таныша алачак.

