Какшамас Ленинград
Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы ил тарихына кереп калды. Шәһәр бирешми. Ул үзен геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.
Китапханәдә Ленинград блокадасы истәлегенә нигезләнеп ясалган видеоролик күрсәтелде. Чараның төп максаты: тарихи хәтерне саклау, китап укучыларда патриотизм хисе булдыру, халкыбызның батырлыгы үрнәгендә горурлык хисләре тәрбияләү. Шулай ук китап укучылар Ленинград блокадасы турында язылган китаплар белән танышты.

