Фән серләр ача
Р Рәисе Р.Н.Миңнеханов тарафыннан 2024 елда Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Олы Кавал авыл китапханәсендә түгәрәк өстәл узды.. Укучылар күргәзмәдәге китаплар белән танышты, алардан фәннең тарихы һәм техник прогрессның үсеше турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Шулай ук китапханә фондыннан белешмәләр, энциклопедияләр һәм башка материаллар белән таныштылар, алар физика, медицина, химия, тарих һәм географиядә ачылышлар һәм уйлап табулар турында мәгълүмат тупладылар. Укучылар дөньяның күп кенә серләрен хәл итәргә ирешкән белемнең төрле өлкәләре турында белделәр.

