Сталинград даны өчен
Биектау авыл китапханәсендә «Сталинград даны өчен» дигән әңгәмә узды. Чара барышында китапханәче Герой-шәһәр Сталинградның һәм совет халкының батырлыгы турында сөйләде. Тарих Сталинград янындагы җиңүне Бөек Ватан сугышында төп борылышның башы дип атый. Монда, Сталинград янында, немец гаскәрләренең һөҗүме җиңелү белән тәмамлана һәм алар Советлар Союзы территориясеннән куып чыгарыла. Герой-шәһәр Сталинградтан, Волга ярларыннан, Берлинга юл, Бөек Җиңүгә юл башлана
