Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Наркотиксыз дөнья

Наркомания – хәзерге заманның актуаль темасы. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, халыкны хокукый яктан агарту, «Наркотикларга  «ЮК» әйт» район акциясе кысаларында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә укучылар өчен наркомания проблемасы турында «Наркотикларсыз дөнья» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чарада катнашучылар организмга наркотикларның зарарлы тәэсире, шулай ук наркотиклар тарату өчен җаваплылык белән таныштылар. Китапханәче тема буенча әдәбиятка күзәтү ясады. Чара ахырында барлык катнашучылар  «Сайлау мөмкинлеге бар: наркотикларсыз яшәү» дигән мәгълүмат буклетлары алдылар.