Сталинград турында истәлек
Чернышевка авылы китапханәсе Чернышевка урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм мәдәният йорты белән берлектә «Сталинград турында истәлек» дигән патриотик сәгать үткәрде. Китапханә мөдире презентация ярдәмендә балаларны сугыш елларының тарихи фактлары белән таныштырды, сугышның төп вакыйгалары, шәһәрне саклаган кешеләрнең батырлыклары турында сөйләде. Укучылар өчен атаклы «Павлов йортын» саклаучылар турында хикәя батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып тора: алар оборонаны ике айга якын тоталар һәм дошманга аны басып алырга ирек бирмиләр; иң каты сугышлар барган Мамаев курганы: аның һәр квадрат метры меңләгән мина һәм снаряд кисәкләре белән тишелгән. Сталинград янындагы хәрби батырлыклары өчен 114 солдат һәм офицер Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Чарада шулай ук «Сталинградның кайнар карлары» китап-хәтер күргәзмәсе оештырылды, «Сталинград сугышы» видеоролигы күрсәтелде һәм викторина уткәрелде. Ахырда чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
