Наркотикларсыз дөнья
Наркомания – үлемгә китерүче авыру, бик авыр хәл ителә торган проблема һәм аны бүгенге көнгә кадәр җитәрлек эффектив дәвалау ысуллары да юк. Яшүсмерләрне начар гадәтләрдән саклар өчен Олы Битаман авылы китапханәсендә әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучылар тәмәке тарту, алкоголизм, наркотик матдәләрнең зыяны турында белделәр. Китапханәче наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен административ җаваплылык турында сөйләде. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрү белән дәвам итте.
