Хайваннар һәм кошлар Кызыл китап битендә
Биектау авыл китапханәсе «Бәләкәч» балалар бакчасында «Хайваннар һәм кошлар Кызыл китап битендә» исемле экологик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга Кызыл китап һәм анда кертелгән хайваннар, хайваннарның кайбер төрләренең юкка чыгу сәбәпләре һәм тыюлыклар турында сөйләде. Чарада китапханәче балаларга әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш, кешелекнең глобаль экологик проблемалары: атмосфераның пычрануы, эчәр су, климатның җылынуы һәм бу кешенең сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе турында сөйләде. Китапханәче өй шартларында суны ничек чистартырга мөмкинлеген күрсәтте һәм экология буенча китапларга күзәтү ясады.
