Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безнең герб

Татарстан гербын кабул итү көне— республикабызның рәсми билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. ТР Гербы кабул ителгән көнгә китапханәдә «Безнең герб» дип аталган тарих сәгате узды. Чара барышында китапханәче балаларга Татарстан Республикасы гербының республиканың дәүләт символы булуы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге Карары белән раслануы турында сөйләде. Балалар ТР гербының, гимнының һәм флагының тарихын, әһәмиятен һәм тасвирламасын белделэр. Чара ахырында «Минем Республикам» викторинасын һәм «дәүләт символлары»китап күргәзмәсе янында китапларга күзәтү үткәрелде.