Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Кәләмдәшләр» клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы

Үзәк китапханәдә 2019 елдан бирле уңышлы эшләп килүче «Кәләмдәшләр» клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы булды. Узып баручы 2022 елга нәтиҗәләр ясалды һәм киләсе 2023 елга бурычлар билгеләнде. Болар: Биектау районында яшәүчеләр арасында үзешчән шагыйрьләрне ачыклау; әдәбият, шул исәптән туган якны өйрәнү турында белемнәрне киңәйтү; эш язу техникасы дәрәҗәсен күтәрү. Танылган якташ язучылар Р. Корбан, С.Шәмси, Р.Рахман,  очрашуда катнашучы үзеншчән язучылар үзләренең иҗади планнары белән уртаклаштылар һәм киләчәктә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр, китапханәгә үз китапларын бүләк иттеләр.