Муса Җәлил – шагыйрь-каһарман
16 Февраль 2024 в 17:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС», Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсеЯшь чикләү: 6+
Ел саен авыл китапханәләрендә татар халкының лаеклы улы Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар үткәрелә. Бу чаралар патриотик һәм сәнгать-әдәби юнәлештә уткәрелә. Авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында әдәби сәгать узачак. Мультимедия презентациясе ярдәмендә балалар шагыйрьнең биографиясен һәм героик юлын беләчәкләр. Китап күргәзмәсе чарада катнашучыларны герой-шагыйрьнең сәнгать мирасы белән таныштырачак. Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләрен укыгыз!

