Наркотикларга «юк» дип әйтегез!
Наркоманияне профилактикалау максатыннан Чыпчык авыл китапхәнәсендә « Наркотикларга юк дип әйтегез!» дигән чара узды. Наркотиклар куллану очраклары 8-10 яшьлек балалар арасында да бар. 6-7 яшьлек балаларның да наркотик куллану очраклар теркәлгән. Балалар сәламәт яшәү рәвеше турында бик теләп сөйләштеләр. Чара барышында Чыпчык авыл китапханәсе мөдире барлык катнашучыларга әлеге тема буенча нигезламәләр һәм буклетлар таратты. Мәгълүмәт сәгате нәтиҗәсәнде мондый нәтиҗәләр ясалды::
• сәламәтлек күбесенчә һәр кешенең үзенә, аның яшәү рәвешенә бәйле;
• һәркем үз тормышы һәм үз сәламәтлеге хуҗасы;
• һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: наркотиклар өметне, шатлыкны, ирекне, ә иң мөһиме – кешене үтерә!
