Герой – шагыйрь Муса Җәлил
Һәр халыкның үз геройлары бар, алар хәтердә яшиләр һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торалар. Шундый геройларның берсе – Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, үз гомерен Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен биргән татар шагыйре Муса Җәлил. Чара Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында презентациядән башланды. Шуннан соң катнашучылар, 2 командага бүленеп, уенны башладылар. Уен 4 турдан торды. 1нче сәламләү турында катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. 2 турда команда әгъзалары М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр. 3 турда капитаннар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат этапларын белүдә көч сынаштылар. 4 турда фотодагы бинаның Җәлил белән ничек бәйле булуы турындагы сорауга җавап таптылар. Чара ахырында бәйгегә нәтиҗә ясалды. Чара «Пушкин картасы» проекты кысасында узды.
