Туган телемдә сөйләшәм
Яшь чикләве: 0+
Һәр халык – ул кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше. Әлбәттә, тел. 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясе карары белән оештырылган һәм ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне, беренче чиратта, юкка чыгу хәлендә булган телләрне яклауга юнәлдерелгән. Кече Битаман китап бирү пунктында уен-викторина үткәреләчәк. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын беләчәкләр, Туган тел турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне кабатлаячаклар, табышмакларны чишәчәкләр, бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр төзиячәкләр, яраткан әкиятләреннән һәм шигырьләреннән өзекләр укыячаклар, китап күргәзмәсе белән танышачаклар һәм өйдә уку өчен китаплар сайлаячаклар.

