Язучы И.А. Крыловта кунакта
Танылган әкият язучы Иван Андреевич Крыловның юбилеена Биектау авыл китапханәсе китапханәчеләре юбилярның тормышы һәм иҗаты турында 2 нче мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрде. Китапханәчеләр балаларга язучының тормышыннан кызыклы фактлар сөйләделәр. Сәхнәдән балалар аның шигырьләрен укыды, ә аннары Крыловның әкиятләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар. Чара мавыктыргыч формада узды, балалар викторинаның катлаулы сорауларына җавап бирделәр һәм канатлы сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Ахырдан укучыларга китапханәнең мультстудиясендә балалар тарафыннан төшерелгән «Төлке һәм карга» исемле мультфильм күрсәтелде.
