Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Шагыйрь-герой Муса Җәлил

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Дөбъяз авыл китапханәчесе «Шагыйрь-герой Муса Җәлил» исемле тематик интеллектуаль уен үткәрде. Чара Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Аннары чарада катнашучылар, 2 командага бүленеп, уенны башлап җибәрделәр. Уен 4 турдан торды, анда командалар М.Җәлил иҗатын белү өчен ярыштылар. Чара ахырында уенга йомгак ясалды. Шагыйрь Муса Җәлил – Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән шагыйрь.