Интернет киңлекләрендә
Интернет – кызыклы һәм күпкырлы дөнья, яңалыклар белән танышу, яңа белемнәр туплау урыны да ул, аралашу һәм күңел ачу урыны да. Әмма аның куркыныч яклары да аз түгел. Коркачык авыл китапханәсендә балалар өчен «Интернет киңлекләрендә» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында балалар Интернетның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Презентация ярдәмендә чарада катнашучылар вируслар һәм зарарлы программалар, виртуаль мошенниклар турында файдалы мәгълүмат алдылар, уку һәм күңел ачу өчен балаларга багышланган интернет-ресурслары белән таныштылар. Китапханәче белән бергә Интернетта әдәпле аралашу һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
