Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Конституция – дәүләтнең төп законы

12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көненә Олы Битаман авыл китапханәсендә әңгәмә узды. Балалар Конституциянең барлыкка килү тарихы, структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, ил символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балаларга тема буенча документларга күзәтү ясалды. Чара ахырында алар «Россияне кем яхшырак белә?» викторинасы сорауларына җаваплар таптылар.