Яраткан туган телебез
Яшь чикләве: 0+
Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Бу көнне туган телнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны арттыруга, юкка чыгу куркынычы астында булган телләрне саклауга һәм яклауга, шулай ук Мәгарифтә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында күптеллелекне алга сөрүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Ямаширмә авыл китапханәсе балалар белән мәкальләр һәм табышмаклар конкурсы үткәрергә планлаштыра. Конкурс берничә бүлектән торачак: «Тылсымлы саннар»,« Рәсемнәрдәге мәкальләр һәм әйтемнәр», «Мәкальләрне табыгыз»,«Буталчыклык». Балалар күп кенә яңа табышмаклар, мәкальләрбелән танышачаклар, аларның мәгънәсен белә алачак. Чарада катнашучыларга ошар дип өметләнеп калабыз.

