Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тарихка әверелгән язмышлар

 

   Биектау авыл китапханәсе укучылар өчен туган як тарихы буенча әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга авылның ничек барлыкка килүе, авыл тарихының төп этаплары турында сөйләде, презентация күрсәтте. Укучылар  танылган кешеләрнең исемнәрен йөрткән авыл урамнары буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар. Чара ахырында Биектау районы тарихын сөйләүче китаплар белән таныштылар.