Ватанга чын ир-атлар хезмәт итә!
22 Февраль 2024 в 12:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Шәпше авыл китапханәсеЯшь чикләве: 12+
Шәпше авыл китапханәсе яшьләрне Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ватанга чын ир-атлар хезмәт итә!» интеллектуаль-көч турнирына чакыра. Чара балаларны бәйрәм традицияләре белән таныштыруга, хәрби һөнәрләр, хәрби техника исемнәре турында белемнәрне ныгытуга, патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бәйрәм тарихы белән танышканнан соң, балалар «Бар нәрсәне белүче» (хәрефләрдән сүз ясарга), «Табышмак» (хәрби һөнәрләр турында табышмаклар), «Сүзне сөйлә» (хәрби тематикага мәкальне дәвам итәргә) конкурсларында катнашачаклар. Балалар үзләренең тапкырлыкларын һәм осталыкларын күрсәтә алачаклар, шулай ук бөек гаскәр башлыгы Суворов тормышыннан кызыклы фактлар беләчәкләр. Киләсе конкурсларда катнашучылар оталык, көч, җитезлег буенча ярышачаклар. Болар барысы да Ватанны саклаучыга файдалы булачак.

