Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ватанга хезмәт итәчәкмен

22 Февраль 2024 в 11:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 6+

  Ватанны саклаучылар көненә Биектау авыл китапханәсендә «Ватанга хезмәт итәчәкмен» дигән китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк китаплар илебезнең үткән тарихына экскурсия ясарга, Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган Россия гаскәрләренең данлы җиңүләре турында белем алырга ярдәм итәчәк. Күргәзмә өчен ир – атларның батырлыгын, затлылыгын, намусын, көчлелеген чагылдырган әдәбият сайлап алыначак. Китапханә укучыларын һәм илебезнең героик үткәне белән кызыксынучыларны әлеге күргәзмә белән танышырга чакырабыз.