Муса Җәлил-Шагыйрь-герой
Һәр халыкның үз геройлары бар, алар хәтердә яшиләр һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торалар. Шундый геройларның берсе — татар шагыйре Муса Җәлил-Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, ул үз гомерен Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен бирде. Чыпчык авыл китапханәсендә истәлекле дата белән бәйле чараларны ел саен үткәрү яхшы традициягә әверелде.Менә бүген дә «Муса Җәлил-Шагыйрь-герой “китап күргәзмәсе оештырды, анда «Моабит дәфтәрләре», «Сайланма әсәрләр», кебек китаплар тәкъдим ителде. Көчле укулар узды.
