Батырлар Аллеясы
Бу ансамбль 2011 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан ачыла. Ансамбльнең үзәк өлешендә районнан фронтка 16 меңнән артык кеше киткән һәм 10 меңнән артыгы сугыш кырларында ятып калган дип күрсәтелгән. Биредә ул чордагы барлык торак пунктларның исемнәре уеп ясалган, аларның һәркайсы астында фронтка китүчеләрнең һәм туган якларына әйләнеп кайта алмаучыларның саны күрсәтелгән. Ансамбльдә шулай ук безнең 6 якташыбызга – Советлар Союзы Геройларына бюстлар куелган:
Ахманов Алексей Осиповичка (Алат авылы)
Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улына (Ямаширмә авылы)
Липатов Николай Дмитриевичка (Тимошкино авылы)
Павлов Григорий Родионовичка (Керосиново авылы)
Яшин Георгий Филипповичка (Бәерле авылы)
Соколов Леонид Михайловичка (Бимәр авылы)
Шулай ук:
Дан орденының тулы кавалеры Скрементов Михаил Никифоровичка (Каймар авылы)
Социалистик Хезмәт Геройлары Кузьмина Екатерина Антоновна һәм Ибәтуллин Кәримулла Хәким улына да бюст куелган.

