Бөек шагыйрь эзләре буенча
15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, легендар геройлары бар, алар авыздан-авызга күчәләр. Муса Җәлил шундый геройларның, язучыларның берсе. Аның тормышы фашистлар кулындагы фаҗига белән тәмамланса да, аның шигъри язмышы бәхетле була. М. Җәлилнең туган көне уңаеннан Шуман авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче китап күргәзмәсен карап чыкты. Балалар акциядә катнаштылар, «Авторның әсәрләрен укыйбыз».
