Китап бүләк ит
Чернышевка авыл китапханәсендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «китап бүләк ит» акциясе узды. Бу бәйрәм китап яратучыларны гына берләштереп калмый, бүтәннәргә дә рәхәтләнеп китап уку мөмкинчелеге бүләк итә. Күптән укыган басмалар «туйдыра» башлый һәм өй китапханәләре киштәләрендә әкрен кына картая… Ә бит аларның күбесе әле бик яхшы хәлдә була. Шулай да, китапханәдәге буккроссинг киштәләренә эләксә, мондый китапларның икенче тормышы башланырга мөмкин бит. Бүләк-китаплар укучыларга тагын берничә тапкыр рәхәтлек китерәчәк!
