Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Биектауның Туган якны өйрәнү музее

2007 елның 29 ноябрендә ачылган.

2011 елның 1 гыйнварында, филиал буларак, туган якны өйрәнү музее составына Өбрә авылындагы С.Сәйдәшев музее кушыла.

Музейның ике катлы бинасы район администрациясе,Үзәк мәдәният йорты, район газетасы редакциясе янәшәсендә үзәк мәйданда урнашкан. Гомуми мәйданы – 285,4 кв.м., шуның 194 кв.м. –  экспозицияләр өчен, фондсаклагыч мәйданы – 13кв.м. Музейда 2 экспозиция залы һәм 1 күргәзмә залы бар.

Музей экспонатлары археология, палеонтология, этнография һәм көнкүреш, гамәли сәнгать, нумизматика, рәсем сәнгате әйберләре, документлар, сирәк китаплар һәм басмалардан гыйбәрәт. Экспозицияләр районның тарихы, атаклы кешеләр, аларның тормышы һәм иҗаты турында сөйлиләр. Биектау районы крестьяннарының XIX – XX гасырга караган көнкүреш әйберләреннән торган күргәзмәләр бар.