Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Иске-Казан дәүләт музей-тыюлыгы

Хәзерге Казан шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба 45 км ераклыкта, Татарстан Республикасы Биектау районының Татар Әйшәсе, Камай, Рус Урматы авыллары янында, Казан артының иң изге урынында сирәк очрый торган тарихи-мәдәни, археологик һәм табигый объектлар урнашкан. Хәзерге вакытта бу объектлар Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгының сагы астында. «Иске Казан»  рус теленә «Старая Казан» дип тәрҗемә ителә.

Музей-тыюлык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1992 елның 14 апрелендә 228-нче номерлы “Татарстан Республикасы Биектау районында Иске Казан дәүләт тарихи – мәдәни һәм табигый музей – тыюлыгы оештыру турында” дип исемләнгән карарына нигезләнеп төзелә. Мәйданы буенча музей 137,2 га территорияне алып тора, төп фондта 3270 саклау берәмлеге исәпләнелә. Музей-тыюлык составына Идел Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караган археологик һәм эпиграфик һәйкәлләр керә.

Музей-тыюлык туган ягыбызда яшәүче һәр кешегә дә бик кадерле, яшь буынга безнең үткәнебезне, ата-бабаларның көнкүрешен һәм шөгыльләрен күзалларга ярдәм итсә, өлкән буынга үзләренең яшьлек елларын искә төшерергә мөмкинлек бирә.