Герой шагыйрь Муса Җәлил
2024 елның 15 февралендә татар шагыйре-Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. Аның батырлык белән язылган шигырьләрендә бер генэ буын тәрбияләнмәгән. Муса Җәлилнең тормышы фашистлар кулындагы фаҗига белән тәмамланса да, аның шигъри язмышы бәхетле була. М. Җәлилнең туган көне уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә китапханәче чара үткәрде. Чара башында китапханәче презентация күрсәтеп язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Шуннан соң катнашучылар ике төркемгә бүленеп, герой язучы Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты турында сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә «Шагыйрь-герой»китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре тәкъдим ителгән.
