Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Муса Җәлил – шагыйрь-каһарман

 

Ел саен авыл китапханәләрендә татар халкының лаеклы улы Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар үткәрелә.  Бу чаралар патриотик һәм сәнгать-әдәби юнәлештә уткәрелә.  Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе «Тиенкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь укучылар өчен Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга шагыйрьнең биографиясен һәм героик юлын сөйләде. Китап күргәзмәсе чарада катнашучыларны герой-шагыйрьнең сәнгать мирасы белән таныштырды. Кычкырып «Кызыл ромашка», «Яшь дуслар», «Маэмай» шигырьләре укылды. Очрашу ахырында балалар «Кызыл ромашка» шигыре буенча коллектив аппликация ясадылар.