Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәй Вахитка багышланган музей почмагы

2002 елда Мәмдәл мәктәбендә Хәй Вахитка багышланган музей почмагы оештырыла. Габделхәй Каюм улы Вахитов (1918-1978) – Татарстан Совет драматургы, шагыйрь, либреттист, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан АССР Дәүләт премиясе лауреаты (1961). Ул 1918 елның 20 декабрендә Казан губернасы Казан өязенең (хәзер Татарстан Республикасының Биектау районы) Мәмдәл (Мәмдәл) авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның беренче пьесалары 1937 елда бастырылган. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша, бронялы поезд разведчигы булып хезмәт итә.

1945 елның ноябрендә армиядан кайтып, Хәй Вахит Казан дәүләт консерваториясенең  теория-тарих факультетына укырга керә һәм аны 1951 елда тәмамлап чыга.1956-1958 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул, профессиональ язучы буларак,фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Хәй Вахитны язучы итеп таныткан жанр –драматургия. Илленче елларның ахырыннан башлап ул үзенең иҗат сәләтен тулысынча шушы җанрга багышлый һәм заманның этика-мораль, тәрбия мәсьәләләрен,кешеләр,бигрәк тә яшьләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне яктырткан дистәләрчә драма һәм комедияләрен иҗат итә.

Әлеге почмакны төзегәндә укытучы Гобәйдуллина Нурания Кадыйр кызы драматург хатыны Рәфига ханым белән очрашты, ул мәктәпкә иренең кулъязмаларын, әсәрләрен, фотосурәтләрен, шляпасын, галстукларын бүләк итте.