Герой-шагыйрь Муса Җәлил
16 февраль көнне Чувашиле авылы китапханәсендә Пушкин картасы буенча яшүсмерләр өчен «Герой-шагыйрь Муса Җәлил» дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Бу чара өчен махсус күргәзмә куелды, күргәзмәдә Муса Җәлилнең яңа басмалары һәм Рафаэль Мостафинның шагыйрьгә багышланган китаплары урын алды. Соңгы елларда герой шагыйрьнең яңа китаплары басылу – укучылар өчен бик куанычлы хәл. Китапханәче шул басмаларга кыскача гына күзәтү уздырды. Укучылар ике командага бүленде һәм алар сорауларга җавап бирделәр, М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, шулай итеп алар герой-шагыйрь турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Муса Җәлилнең тормыш юлы үсеп килүче буын өчен инде күп еллар буена үрнәк булып тора.
