Туган тел
21 февральдә Дөньякүләм Туган тел көне билгеләп үтелә. Туган тел ул бер генә! Безнең туган телебез – татар теле. Шуңа күрә, һәр татар кешесе үз туган телен яратырга, аңа хөрмәт белән карарга тиеш. Балалар үз туган телен онытмасын өчен, үзебезнең телдә аңлашу-аралашуны киңәйтү максатыннан Усад авыл китапханәсендә сүзлекләр, энциклопедияләр, фольклор әсәрләрдән торган китаплардан китап күргәзмәсе әзерләнде. Усад авылы мәчетендә дә бу бәйрәм турында әңгәмә узды.
