Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган телем – иркә гөлем

 

21 февраль дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кече Рәс авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче безнең телебез – татар теле, шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш, сабыйларыбызның теле туган телдә ачылып, телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга  тапшыру – безнең төп бурычыбыз булып торуы турында сөйләп үтте. Күргәзмәдә татар телендә язылган шигырьләр, әкиятләр, мәкальләр укылды.