Тормышымның бер өлеше
Яшь чикләве: 6+
Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева (Сабирова) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзерге Биектау районы) укытучы гаиләсендә туа, аңа 77 яшь тула. Күп еллар Ләлә Нәгыйм кызы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта, баш мөхәррир урынбасары, ә аннары «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире булып эшли. XX гасырның 60 нчы елларыннан республика газеталары һәм журналлары битләрендә басыла башлый. Ләлә Сабированың хикәяләре балалар психологиясен яхшы ачуы, гади, әмма образлы теле белән башка язучылардан аерылып тора. Биектау авыл китапханәсе балалар язучысының иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрәчәк. Китапханәчеләр балаларга Л.Гыймадиева иҗаты турында сөйләячәкләр һәм аның китаплары белән таныштырачаклар.

