Ватанга чын ир-атлар хезмәт итә
Ватанны саклаучылар көне-батырлык, тугрылык һәм батырлык бәйрәме. Бу вакыйгага Юртуш авыл китапханәсе Мәмдәл урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Ватанга чын ир-атлар хезмәт итә»-дигән патриотик сәгать үткәрде.Бу чарада китапханәче укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан геройлары турында сөйләде,патриотик шигырьләр сөйләнде һәм җырлар җырланды. Чара ахырында катнашучыларны мактау грамоталары белән бүләкләдек.
