“ Наум, мине акылга китер!”
14 декабрь көнне Биектау авыл китапханәсендә “Наум, мине акылга китер!» исемле тарихи сәгать узды. Бу көн халык календаре буенча – Наумов көне яки, Наум-Грамотник көне буларак билгеләп үтелә. Китапханәче укучыларга ул ерак заманнарда мәктәпләрдә балаларның ничек белем алулары турында сөйләде. Балалар уку елының элек 1 сентябрьдән түгел, ә 14 декабрьдән Наум-Грамотник көнендә башлануын белделәр. Балалар борынгы рус мәктәпләрендә укучыларга грамотаның бирелү тарихы турында мәгълүмат алдылар. Чара ахырында балалар конкурсларда катнаштылар.
