Туган тел турында акыллы уен
Халыкара туган тел көненә Пушкин картасы программасы кысаларында Олы Битаман авылы китапханәсендә «Туган тел турында акыллы уен» Акыл-батлы уздырылды. 5 тур дәвамында чарада катнашучылар туган телне белү буенча ярыштылар, бик яхшы белемле, зирәк булуларын, шулай ук командада эшләү осталыгы күрсәттеләр. Кызыклы уенның биш турын узгач, катнашучылар телнең аралашу чарасы гына түгел, ә мәдәни кыйммәтләрне тапшыру чарасы, рухи мирасны үстерү һәм саклау коралы булуына инандылар. Тел кешенең аңын формалаштыра, аның белеме дөньяны киңәйтергә, башка илнең мәдәниятенә тирәнрәк үтеп керергә ярдәм итә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле һәм шул милләтнең менталитетын һәм традицияләрен чагылдыра. Чара барышында шигырьләр, шагыйрьләр һәм язучыларның тел турында әйткән сүзләре яңгырады.
