Мөхәмәтҗанова Зифа Васил кызы
Мөхәмәтҗанова Зифа Васил кызы
( 1951 – 2016)
Мөхәмәтҗанова Зифа Васил кызы 1951 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Биектау районы Бимәр авылында туа.
1973 елда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген тәмамлый. 1974–1983 елларда РСФСР Сәнгать фондында Татар сәнгать остаханәләренең рәссам-проектлаучысы, 1980 елдан Татарстан китап нәшриятында рәссам, 1984 елдан «Азат хатын» журналында сәнгать редакторы, 1987 елдан «Ялкын» журналында сәнгать бизәлеше бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1994 елдан Рәссамнар Берлеге әгъзасы. Зифа Мөхәмәтҗанованың акварель буявы, гуашь белән бизәлгән сәнгати бизәкле эшләре милли үзенчәлеге белән аерылып тора. Б.Рәхмәтнең «Курчак Батыр» (1984), Х.Халиковның «Матурмы син?» (1987), М.Хәсәновның «Ут малай» (1989), Х.Туфанның «Умница» (1991), Ш.Галеевның «Кем нәрсә ярата?» (1992), Р.Вәлееваның «Кайтаваз кайда яши?» (1994); музыкаль җыентык «Гөрләвек»(1995), «Пой, мой соловей» (2002); А.Валееваның «Я учу татарский» (1999); татар халык әкиятләре «Гульчачак», «Алтынчеч», «Сылу-краса– серебряная коса» (2005 г.), «Гельшикярь» (2006) һ.б. бик күп китапларга ясаган иллюстрацияләре декоратив образлылык, орнамент үзенчәлеге, төсләр төрлелеге һәм яхшы кәеф белән бизәлгән.
Зифа Мөхәмәтҗанова иллюстрацияләр һәм милли сәхнә киемнәре эскизларын эшләгәндә этнографик белемнәрен дә куллана. Бу хезмәтләр рәссамга зур танылу китерә.
ТАССР Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәхнә киемнәрен бизәгән өчен 1986 елда Мәскәүдә II Бетенроссия ансамбльләр Дипломы белән бүләкләнә. Милли киемле курчаклар эскизлары, балалар өчен сәхнә киемнәре авторы. 2000 елда «Зөбәрҗәт» балалар модасы конкурсы лауреаты була. «Книжная графика Татарии» (Казан, 1981), «Большая Волга» ( Чебоксар шәһәре, 1985), «Советская Россия» (Мәскәү, 1985), Татарстан Республикасы Рәссамнар Берлегенең 70 еллыгы (Казан, 2006) күргәзмәләрендә катнаша.
2016 елның 7 февралендә Лондон шәһәрендә үлә.
