Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хамидуллин Шакирзян Ассадуллович

Шакирҗан Әсәдулла улы Хәмидуллин

( 1878 – 1932)

Шакирҗан Әсәдулла улы Хәмидуллин (шулай ук Хәмиди буларак билгеле) – дин эшлеклесе, мөгаллим, дәреслекләр авторы. 1878 елның 29 яки 30 августында Сембер губернасы Буа өязе Татар Төкесе авылында туган. 1896 елда Казанның Госмания мәдрәсәсен тәмамлый. 1897 елның 1 декабреннән 1899 елның 8 мартына кадәр Татар укытучылар мәктәбендә ирекле тыңлаучы була. 1899 – 1903 елларда Чувашиле һәм Юртыш (хәзерге Биектау районы) авылларында җәдиди мәктәпләр ачып укыта, аларда ел саен 45 малай һәм 30 кыз укый.

Яңа методлы укыту буенча дәреслекләр һәм аң-белем тарату брошюралары яза.

Соңрак Биектау районы Юртыш авылы икенче мәхәллә мәчетендә имам-хатыйб була. Казанга күчеп, бертуган Кәримовлар типографиясендә көнчыгыш әдәбияты буенча корректор булып эшли. “Азат”, “Азат халык” газеталарында фанатизм һәм кадимчелеккә каршы мәкаләләр бастыра.

1905 елгы революция чорында язмаларында патша хәзрәтләренә, хөкүмәткә, казак гаскәрләренә тел тидергән өчен хөкем ителә. Шулай ул үз әсәрләрен бастырып чыгару хокукыннан мәхрүм кала. 1910 елда Пермь губернасына китә.

1911 елда Надеждинск заводы эшчеләре арасында ислам идеяләрен таратучы төркемне җитәкли дигән донос нигезендә гаепләнә һәм 1911 елда мөгаллимлек эшеннән алына, 2 елга Пермь губернасыннан Олонецк губернасына сөргенгә җибәрелүгә хөкем ителә.

1914 елда сөргеннән кайткач, Минзәлә өязендә мәктәп ача, анда 1917 елның мартына кадәр 300 кеше укып чыга. Революциядән соң өяз крестьяннар союзы вәкиле буларак, гражданлык хокукларын тарату комитетын һәм Өяз советын оештыра. 1918 елда РКП(б) сафларына керә. Гражданнар сугышы вакытында большевиклар ягында көрәшә. 1919 елның апрелендә Колчак гаскәрләре һөҗүме вакытында Казанга күчә. 8 июльгә кадәр Көнчыгыш фронтында агитатор-оештыручы булып эшли. Соңыннан башкарма комитетларда төрле хезмәтләрдә була. 1921 елның 8 декабренә Әгерҗе кантоны ревкомында член һәм Кантземотдел җитәкчесе булып  исәпләнә.

1932 елда Казанда вафат. Шакирязян Хәмидуллин тарафыннан татар телендә язылган 1906 елгы башлангыч сыйныф балалары өчен дәреслек, анда төрле фәннәр һәм дәресләр тупланган.