Солдат сәламе
Ватанны саклаучылар көненә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә тематик кичә үткәрелде. Кич буе сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар яңгырады, патриотик музыкаль номерлар, инсценировкалар, миниатюралар булды. Кичә җылы һәм дустанә шартларда үтте. Кичәгә Армия сафларында хезмәт иткән солдатның әти-әнисе чакырылды. Авылдашларга адресланган солдат хаты укылды. Солдатның әнисе үзенең хисләре, кичерешләре турында сөйләде, булачак солдатларга теләкләрен белдерде. Шулай ук чарада «Эхо войны. Сугыш кайтавазы» альманах-китабы тәкъдим ителде. Ул китап Биектау районы сугыш чоры балаларының истәлекләре нигезендә язылган. Китап истәлек авторының улына тапшырылды.
