Март аенда шундый көн бар
7 Март 2024 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
Беренче язгы чәчәкләр белән безгә һәр хатын-кыз игътибар үзәгенә әверелгән көн- 8 Март бәйрәме килә. 7 мартта Айбаш авыл китапханәсендә хатын-кызлар бәйрәме узачак. Китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы, Россиянең танылган хатын-кызлары турында сөйләячәк. Укучылар викторинада катнашачаклар, анда мәгънәви сораулардан тыш, зирәклекне дә таләп итүче сораулар булачак. Шулай ук «Күзләреңне каплап бел» уенын уйнаячаклар, анда тотып карап һәм иснәп карап, алар алдындагы җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең нәрсә икәнен аңларга һәм алардан нинди ризыклар әзерләргә мөмкинлеген әйтергә кирәк булачак.

