Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кузьмина Екатерина Антон кызы

Кузьмина Екатерина Антоновна

( 1927-2012)

 

 Социалистик Хезмәт Герое Кузьмина Екатерина Антоновна Татарстан АССРның Биектау районы Бөреле җәнлек совхозы сыер савучысы.

1927 елның 17 ноябрендә Татарстан АССРның  Арча контонында туган. Хәзер ул территория Татарстан Республикасының Биектау районы җирләре.

Хезмәт юлын Бөек Ватан сугышы елларында Биектау районының «Победа» колхозында терлекчелек фермасында сыер савучы булып башлый, аннары – бригадир, завхоз, кырчы булып хезмәт итә.

1950 еллар уртасыннан  Екатерина Антоновна сыер савучы булып «Бирюлинский» совхозында эшли башлый. Беренче вакытларда аның группасында аз сөтле 10 сыер була. Соңрак, машина белән саву үзләштерелгәч, югары сыйфатлы продукция бирүче холмогор сыерлар саны 20 гә җитә.  Екатерина Кузьмина үзенең наставнигы Нурлисә Низамиеваны да узып, районда беренчеләрдән булып елына һәр сыердан 4 мең кг сөт савып алып «Татарстан АССРның иң яхшы савымчысы» исеменә лаек була.

7 нче бишьеллык (1959–1965) нәтиҗәләре буенча Татарстан АССР сыер савучылары арасында социалистик узышларда җиңүче була, күп тапкырлар СССР авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә (ВДНХ) катнаша.

Терлекчелектәге казанышлары, ит, сөт, йомырка, йон җитештерүне арттырудагы уңышлары өчен Кузьмина Екатерина Антоновнага СССР Югары Советының 22 март 1966 елгы указы нигезендә Социалистик Хезмәт Геое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Серп и Молот» медаленә лаек була.

Соңрак бозаулату бүлегенә савымчы булып күчә. 1985 елга кадәр совхоз профилакториясенең җитәкчесе булып эшли (пенсия яшенә 1982 елда җитә).

Биектау район Советының һәм җирле советларның халык депутаты булып тора.

2012 елның 21 октябрендә үлә. Биектау район үзәгендә Геройлар Аллеясендә бюсты куелган.