«Биектау үзәкләшкән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең куллану кагыйдәләре
1. Китапханәгә язылу тәртибе
2. Китапханә кулланучыларының хокуклары
3. Китапханә кулланучыларының бурычлары
4. Китапханәнең хокуклары һәм бурычлары
5. Җаваплылык
- Китапханәгә язылу тәртибе
1.1. Китапханә яшенә, милләтенә, белеменә, социаль хәленә, сәяси ышануларына, җенесенә, дингә мөнәсәбәтенә карамастан барлык гражданнарга хезмәт күрсәтә һәм ярдәм итә;
1.2. Китапханәгә язылганда кулланучыларга Бердәм укучы билеты бирелә, ул китапханәдән файдалану өчен нигез булып тора;
1.3. Бердәм укучы билетын алу өчен паспорт күрсәтергә кирәк. 14 яшькә җитмәгән укучылар китапханәгә бер ата-ананың шәхесен раслаучы документлары яисә алар опекасы астында булган зат нигезендә, яки туу турында таныклык нигезендә язылалар;
1.4. Чит ил гражданнары һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән булган гражданнар китапханә хезмәтеннән файдалану өчен Бердәм укучы билетын паспорт нигезендә, ә 14 яшькә җитмәгән укучылар, бер ата-ананың шәхесен раслаучы документлар нигезендә, яисә алар опекага алынган зат нигезендә яки туу турында таныклыкларга таянып;
1.5. Укучыларның шәхси мәгълүматлары китапханә тарафыннан «Персональ мәгълүматлар турында» гы 2006 елның 27 июлендәге 152 номерлы –ФЗ, әлеге законның 5, 6 статьялары нигезендә һәм аларның үз куллары белән имза салынган язма ризалыгы яки аның законлы вәкиле белән «Укучыларның персональ мәгълүматларын эшкәртү турындагы Нигезләмә» нигезендә эшкәртелә;
1.6. Укучы формулярын, укучы билетын тутыру процесслары автоматлаштырылган режимда башкарыла;
1.7. Бердәм укучы билеты хуҗасы, укучы билеты белән сак булырга, аны бүтән кешегә бирмәскә һәм чит укучыларның билетыннан файдаланмаска тиеш;
1.8. Бердәм укучы билеты алган һәр китапханә кулланучысы өчен укучы формуляры тутырыла;
1.9. Китапханәгә язылганда укучы, һичшиксез, әлеге кагыйдәләр белән таныша.
- Китапханә кулланучыларының хокуклары
“Китапханә эше турындагы Закон” ның 7 статьясы китапханә кулланучыларының хокукларын билгели:
2.1. Китапханә кулланучылары эш режимы буенча китапханәгә тоткарлыксыз йөрергә, китапханә фондларыннан, мәгълүмати, белешмә ресурслардан бушлай файдаланырга хокуклы, шул исәптән:
– китапханә фондыннан файдаланырга мөмкин булган документларны вакытлыча куллануга (14 көнгә) бушлай алырга мөмкин ,аеруча кыйммәтле китаплардан, электрон китаплардан тыш,чөнки алар белән бары тик укучыларга хезмәт күрсәтү залларында гына файдаланырга рөхсәт ителә;
– китапханә профиле буенча мәгълүмат чыганакларын эзләүдә һәм сайлауда консультация ярдәмен бушлай алырга;
– китапханә фонды составы, фондларда конкрет документ булу турында тулы мәгълүматны, традицион һәм электрон каталоглар, мәгълүмат базалары системасы аша бушлай алырга;
– китапханә Уставы һәм китапханә директоры раслаган түләүле хезмәтләр прейскуранты нигезендә бүтән хезмәтләрне түләүсез һәм түләүле нигездә алырга;
– китапханә үткәрә торган массакүләм чараларда катнашырга;
– үз фикерләрен белдереп китапханә эше буенча фикер алышуда, шулай ук аның эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертүдә катнашырга;
2.2. Китапханәнең махсус кулланучылар төркемнәренең хокуклары:
– мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр чираттан тыш хезмәт күрсәтү хокукына ия. Китапханәгә мөстәкыйль йөри алмаган кулланучылар стационардан тыш, волонтерлык, виртуаль хезмәт күрсәтү формалары аша китапханә фондыннан документлар алырга хокуклы («китапханә эше турында» РФ ФЗ 8 статьясы);
– бу җирдә вакытлыча яшәүче гражданнар китапханә фондыннан китапханә бинасында гына файдалана ала. Башка очракларда, китап аны алмаштыру бәясенә тигез булган залог керткәндә өйгә бирелергә мөмкин;
– юридик затларның китапханә фондыннан файдалану тәртибе әлеге кагыйдәләр һәм китапханә хезмәте күрсәтү килешүе белән билгеләнә.
3 .Китапханә кулланучыларының бурычлары
3.1. Китапханә кулланучылары бурычлы:
– китапханәгә язылганда китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышу һәм үтәү;
– китапханә эше тәртибенә буйсыну;
– матбугат әсәрләренә һәм китапханә фондларыннан алынган башка документларга сакчыл карарга;
– документлар алганда аларны карарга һәм кимчелекләр ачыкланган очракта бу хакта китапханәчегә хәбәр итәргә;
– китапханә фондларыннан алынган басмаларны билгеләнгән срокка кайтарырга;
– китапханә фондыннан алынган документларны кире кайтару срокларын бозган очракта штраф түләргә;
– төрле рәвештә алынган документларның сакланышы өчен җаваплылык тотарга;
– документны бозган яки югалткан очракта, китапханәгә китергән зыянны түбәндәге ысулларның берсе белән капларга:
а) югалган документны китапханә тарафыннан эчтәлеге һәм бәясе буенча тигез дип танылган башка документ белән алыштырырга. Кагыйдә буларак, бертигез дип соңгы 1-3 елда нәшер ителгән документлар һәм югалтылган яисә бозылган басманың бәясеннән ким булмаган китаплар бәяләнә;
б) документның оригиналын сатып алу өчен җитәрлек акча булмаганда, югалган басма бәясен капларга. Һәр басманы бәяләгәндә нигез итеп аның башлангыч бәясе (хисап документлары буенча) гамәлдәге законнарда билгеләнгән бәяләмә коэффициентларын кулланып кабул ителә;
– китапханә милкенә һәм җиһазларына сакчыл карарга;
– китапханә биналарында җәмәгать тәртибен һәм чисталыкны саклау, башка кулланучылар тарафыннан тәртип саклауга булышу, кулланучыларга һәм хезмәткәрләргә карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә;
3.2. Китапханә кулланучыларына тыела:
– хезмәт күрсәтү залларында эшләү өчен бирелә торган документларны китапханәдән читкә алып чыгу;
– китапханә карамагындагы документларны бозарга, бирелгән басмаларның битләрен тамгаларга, битләрне тартып алу һәм бөкләү, калькировкалау белән зыян китерергә;
– фондның урнашуын бозарга, каталог һәм картотекалардан карточкалар чыгарырга; китапханә бинасыннан укучылар формулярында яки башка хисап документларында язылмаган басма һәм башка материалларны алып чыгарга;
– Бердәм укучы билетын башка затларга тапшырырга һәм аларга китапханәче белән килешүсез үз исеменнән эшләргә вәкаләт бирергә;
– чит кешенең Бердәм укучы билетын куллану;
– компьютерны сүндерү һәм яңадан йөкләү, операцион системаның, гамәли программалар һәм интернетның старт битенең көйләнешен үзгәртү;
– читтән китерелгән программалар белән эшләү; Integnet/Intranet челтәреннән йөкләнгән программаларны эшләтү; DOS һәм Windows файллары конфигурацияләрен үзгәртү, каты дисктагы мәгълүматны үзгәртү яки юкка чыгару;
– алар нинди генә әһәмиятсез булып күренүгә карамастан җитешсезлекләрне мөстәкыйль бетерергә омтылу. Материал зыян китергән өчен (җиһазларны вату, документларны урлау яки эшләми торган хәлгә китерү) кулланучы гамәлдәге законнар нигезендә җаваплылыкка тартыла;
– компьютерның эш өстәленә нинди дә булса ярлыклар һәм яңа папкалар урнаштырырга (кулланучы өчен “укучылар” папкасы билгеләнгән);
– түбәндәге категория сайтларына чыгу:
* урынсыз мәгълүматны үз эченә алган сайтлар: этик яктан дөрес булмаган, законга каршы һ. б. Бирегә түбәндәгеләр керә: оятсыз сурәтләр (порнография), эротика, шулай ук теләсә кайсы телдәге, төрле әдәпсез сүзлек составын үз эченә алган дошманлык уята торган мәгълүмат һ. б.;
*программаларны, компьютер системаларын саклауны һ. б. вату буенча теләсә нинди мәгълүматны үз эченә алган сайтлар
Мондый мәгълүматның мисаллары – “кряклар”, пачлар, программаның серия номерлары, серсүз хакерлары һ. б.;
* китапханә фондларыннан документларны (документлар фрагментларын) фото-видеога төшерү;
* китапханә территориясендә игъланнарны, афишаларны, реклама характерындагы башка материалларны үз белдегең белән элү;
* әдәпсез кыяфәт белән, яки бүтән кешеләрнең киемен пычратырга яки бозарга мөмкин булган әйберләр белән китапханәгә бару;
* хайваннар белән китапханәгә керергә (озатуга мохтаҗ укучылар өчен юл күрсәтүче эт искәрмә);
* китапханә биналарында җәмәгать тәртибе нормаларын бозу: хезмәткәрләрне мыскыллау һәм китапханә кулланучыларына кыенлыклар тудыру;
* алкоголь, наркотик яки токсикологик исерек хәлдә китапханәгә бару;
* китапханә бинасында өс киемендә, зур сумкалар, пакетлар белән йөрергә, тәмәке тартырга, укучыларга хезмәт күрсәтү залларында кесә телефоннарыннан файдаланырга;
* әлеге Кагыйдәләр белән билгеләнгән тәртип нормалары бозылган очракта, китапханә администрациясе укучыны китапханәдән файдалану хокукыннан 1 айдан алып, Бердәм укучы билетын тапшыртып тулысынча мәхрүм итә ала.
4. Китапханәнең хокуклары һәм бурычлары
4.1. Китапханә хокуклы:
– һөнәри эшчәнлегенең эчтәлеген, юнәлешләрен һәм конкрет формаларын китапханә Уставында теркәлгән максатлар һәм бурычлар нигезендә мөстәкыйль билгеләргә, китапханәнең структурасын гамәлдәге законнар нигезендә һәм булган акчалар чикләрендә билгеләргә ;
– куллану кагыйдәләренә өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү, китапханә фондыннан һәм башка мәгълүмат ресурсларыннан куллану шартларын, шулай ук аларга керү режимын билгеләргә;
– устав эшчәнлегенә каршы килмәү шарты белән китапханәнең хезмәтләр исемлеген киңәйтеп, социаль иҗади үсеше өчен хуҗалык эшчәнлеген алып барырга;
– территориаль, тармакара һәм башка китапханә берләшмәләренә һәм ассоциацияләренә керергә;
– конкурс нигезендә яисә башка очракларда федераль, региональ, республика проектларында һәм программаларында катнашырга;
– китапханә профиленә һәм кулланучыларның мәгълүмат ихтыяҗларына туры килә торган фондны формалаштыру өчен документлар алу чыганакларын мөстәкыйль рәвештә билгеләргә;
– Россия Федерациясе законнары нигезендә кулланучылар китергән зыянны компенсацияләү төрләрен һәм күләмнәрен билгеләргә;
– кулланучыларга бахил (аякчу) кию тәкъдим итәргә хокуклы. Аларны куллану кирәклеге кулланучының үз ихтыярында.
– юридик һәм физик затлар белән килешүләр нигезендә китапханә хезмәтләре күрсәтү шартларын билгеләргә;
– китапханә күрсәткән түләүле хезмәтләр өчен прейскурантны эшләргә һәм расларга – Түләүле хезмәтләр исемлеге «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең түләүле хезмәтләре турында Нигезләмәсе нигезендә регламентлаштырыла («китапханә эше» турында Федераль закон 7 статья,«Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»МБУ уставы).
Түләүле хезмәтләр прейскуранты ел саен кулланучылар таләпләрен, һөнәри һәм җитештерү ихтыяҗларын исәпкә алып яңадан карала. Китапханәнең һәр бүлегендә түләүле хезмәтләр исемлеге бар;
– түләүле хезмәтләрдән һәм штраф санкцияләреннән алынган акчаларны китапханә фондын тулыландыруга, килүчеләр өчен уңайлы мохит булдыруга, китапларны реставрацияләүгә, бинаны ремонтлауга һәм башка чараларга сарыф итәргә;
– сирәк һәм кыйммәтле басмалар биргәндә, шулай ук китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән билгеләнгән башка очракларда залог күләмен билгеләргә;
– китапханәдән файдалануның әлеге кагыйдәләрен бозган кулланучылар өчен китапханәдән файдалану хокукыннан мәхрүм итү срокларын билгеләргә; шул исәптән китапханәгә зыян китерүчеләргә дә. Ихтыярсыз яки аңлы рәвештә бозылган һәм зыян китерелгән очракта, кулланучы аны китапханә администрациясе билгеләгән формада һәм күләмдә компенсацияли. Гамәлдәге РФ законнары нигезендә Гражданлык һәм җинаять законнарында каралган зыян өчен җаваплылык каралган. (1996 елгы РФ Җинаять кодексы. 164 статья «аерым кыйммәткә ия булган әйберләрне урлау», 243 статья «тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен юк итү яки зыян китерү»).
Китапханәнең хокуклары һәм бурычлары тулырак аның Уставы белән билгеләнә.
4.2. Китапханә бурычлы:
– кулланучыларның мәдәни тормышта катнашу һәм мәдәният учреждениеләреннән, мәдәни кыйммәтләрдән файдалану хокукларын гамәлгә ашыруны, Россия Федерациясе Конституциясенең 44 статьясы, Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнары, китапханә Уставы һәм әлеге Кагыйдәләр нигезендә тәэмин итәргә;
– кулланучыларга китапханә фондларындагы документлардан, Глобаль мәгълүмат челтәреннән ирекле файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә. Китапханә кулланучыларының китапханә фондларына ирекле керү хокукын чикләүче цензура рөхсәт ителми;
– кулланучылар ихтыяҗларын исәпкә алып фондны формалаштырырга, законнарда билгеләнгән тәртиптә китапханә фондларында булган басмаларны исәпкә алу, саклау һәм рациональ файдалану, аларны урнаштыруның, яктыртуның, һаваның торышы, температура режимы, янгын сигнализациясенең билгеләнгән нормалары нигезендә аларның сакланышын һәм нормаль физик торышын тәэмин итәргә.;
– кулланучыларга җирле һәм дистанцион керү режимнарында китапханә, библиографик һәм белешмә-мәгълүмати хезмәт күрсәтүне камилләштерергә;
кулланучыларның мәгълүматка булган ихтыяҗларын системалы рәвештә өйрәнеп канәгатьләндерергә , бу максатларда фондларны һәм башка булган ресурсларны нәтиҗәле файдаланырга;
– китапханә киңлегенең сыйфатын, мәдәниятен һәм уңайлылыгын күтәрү, иң уңайлы эш режимын булдыру, барлык төркем укучылар өчен уңайлы һәм аңлаешлы хезмәт күрсәтү;
– аралашу һәм мәнфәгатьләр берләшмәсенең төрле формаларын үстереп, мәдәни-агарту эшен алып барырга;
– иҗади эшчәнлеккә сәләтне үстереп, һөнәр дәрәҗәсен камилләштерергә;
Тәэмин итәргә:
– кулланучыларны китапханә фондларының составы , китапханә тарафыннан күрсәтелә торган барлык төр китапханә хезмәтләре турында, эш режимындагы һәм хезмәт күрсәтү тәртибендәге үзгәрешләр, кулланучыларны яңадан теркәү вакыты һәм тәртибе турында, әлеге Кагыйдәләргә кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында, шулай ук китапханә һәм аның кулланучыларының үзара мөнәсәбәтләрен регламентлый торган башка документларга кертелә торган үзгәрешләр турында;
– шәхси мәгълүматларны хокуксыз яки очраклы керүдән саклау, аларны юкка чыгару, үзгәртү, күчермәләү, тарату, шулай ук башка хокук бозулардан саклау өчен кирәкле техник чаралар;
– шәхси мәгълүматларны җыю, эшкәртү процессында аларның яшеренлеге һәм саклау. Укучыларның шәхси мәгълүматлары ачылырга тиеш булмаган мәгълүмат булып тора һәм китапханә яисә аның хезмәткәрләре тарафыннан “Укучыларның шәхси мәгълүматларын эшкәртү турындагы нигезләмә” нең 2.1 пунктында күрсәтелмәгән максатларда файдаланыла алмый.
Укучыларның персональ мәгълүматларын, яки аның бер өлешенең фаш итү бары тик Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарында каралган очракта,
куркынычсызлык, оператив-эзләү эшчәнлеге турында, шулай ук Россия Федерациясе законнары нигезендә, яисә укучының аерым язма ризалыгы белән каралган очракларда гына рөхсәт ителә;
– гадәттән тыш хәлләрдә кулланучылар куркынычсызлыгы;
5. Якларның җаваплылыгы
5.1 китапханәдән файдалануның әлеге кагыйдәләрен бозган һәм зыян китергән кулланучылар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында, китапханәдән файдалану кагыйдәләрендә каралган административ, матди һәм җинаять җаваплылыгына тартыла;
5.2. Балигъ булмаган кулланучылар китапханә фондына яки мөлкәтенә китерелгән зыян өчен җаваплы, әгәр алар зыян өчен җитәрлек хезмәт хакы яки стипендия алсалар, юк икән аларның әти – әниләре, опекуннары, попечительләре, тәрбия учреждениеләре җаваплы;
5.3. Китапханә һәм башка затлар тарафыннан укучыларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүне, саклауны, тапшыруны һәм яклауны җайга сала торган нормаларны бозган очракта, ул РФ законнарында каралган гражданлык, җинаять, административ, дисциплинар һәм башка җаваплылыкка ия;
5.4. Китапханә милегенә зыян китергән кулланучылар аны торгызу яки алыштыру өчен кирәкле сумманы тулысынча түлиләр;
5.5. Кулланучылар тарафыннан әлеге кагыйдәләрне бозу турындагы мәгълүматлар карау өчен хокук саклау органнарына тапшырылырга, шулай ук уку яки эш урыны буенча башка китапханәләргә хәбәр ителергә мөмкин;
5.6. Әлеге исемлектә чагылмаган кагыйдәләрне бозулар очрагында китапханә администрациясе һәр конкрет очракка индивидуаль якын килү хокукын калдыра;
5.7. Китапханәнең вазифаи затлары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, китапханәнең тиешле бүлекчәләре турындагы нигезләмәләр нигезендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты өчен дисциплинар җаваплылык тота.
