Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кузнецов Михаил Иван улы

Михаил Иван улы Кузнецов

( 1946)

Михаил Иван улы Кузнецов – график, рәссам,  1946 елның 23 августында Татарстан АССРның Биектау районы Яңа Корманай авылында туган. Казан сәнгать училищесын тәмамлый (1963–1970). Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасында БИИО «Россия Рәссамнар берлеге» әгъзасы, Габдулла Тукай исемендәге Премия лауреаты. (“Ак картиналар. Идел буе халыклары” (2018 ел.).

Михаил Кузнецов – Татарстанның хәзерге заман сынлы сәнгатенең танылган остасы, аның иҗаты ирекле алымы, үзлеге һәм чынбарлыкны тирән аңлау белән җәлеп итә. Рәссам, кеше дөньясына үтеп керү кече аркасында, яңа образлар  эзләүнең алгы сафында булырга өлгерә.

Ярым-мифик, ярым реалистик образларның тезмәләрен берләштергән «Ак картиналар» һәм «Минем якташларым» сериясенең сюжетлары оригиналь «Кузнецов графикасы»ның шартлы теле белән булдырылган, ул татар чигүе, бисер тегү, кисәкле мозаикаикасының экспрессив чараларын үз эченә алган.  «Нүрия», «Гармунчы», «Гөлшат», «Мари килене», «Яшьләр», «Мари хатыны» картиналары – бу Идел буе халыкларының чын сәнгате мотивларын аңлату, тарихи үткәннәр белән бәйләнеш аркасында безнең заманчалыкның никадәр бай һәм күпкырлы булуын аңларга ярдәм итә.

М.И. Кузнецов иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы зур урын алып тора. Ул фаҗигәле вакыйгаларга шаһит булмый, ләкин рәссамның балачагы һәм яшьлеге сугыштан соңгы авыр вакытларга  туры килә, янәшәдә ветераннар яши, шуңа күрә Кузнецов сугыш еллары авырлыкларын кичергән кешеләрнең хис-тойгыларын чын-чынлап күрсәтә алды. Рәссам көчле рухлы кешенең батырлыгына «Җир кешеләре», «Сугыш яңгырашы», «Сугыштан соңгы балачак» серияләрендә хөрмәт күрсәтте. Халык һәм гомүмән ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән гаилә тарихы турында сөйләүче «Гаилә альбомы» циклы дистә еллар дәвамында тулыландырыла.  М. И. Кузнецов хезмәтләрендә һәр буын кадерләгән «Хәтер» чагыла.

Ул Татарстан шәхәрләрендә (Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил, Лениногорск), Россия үзәкләрендә (Мәскәү, Пермь, Йошкар-Ола, Чабаксар, Ульяновск), чит илләрдә (Минск, Кувейт) Бөтенсоюз, Бөтенроссия, зона һәм республика күргәзмәләрендә катнаша.

Рәссам әсәрләре Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан, Башкортостан, Марий-Эл, Хакасия, Россия, шулай ук Англия, Германия, АКШ, Израиль, Төркия һәм башка картиналар галереяләре һәм музейлары җыелышында урнашкан.

Казанда яши һәм эшли.