Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар язучысы Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы

 

Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева (Сабирова) 1947 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Биектау районы Мемдал авылында укытучы гаиләсендә туа.

17 ел Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы була, бер үк вакытта мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары була. 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»дигән мактаулы исем йөртә.

Язучы Ләлә Гыймадиеваның туган көненә Алат авыл китапханәсе филиалы мөдире авторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китапханә фондыннан авторның әдәбиятына күзәтү үткәрде.