Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ләлә Сабирова туган көне

 

4 март көнне Шигали авылы китапханәчесе язучының туган көненә багышланган чара үткәрде. Ләлә Нәгыймова – “Сабантуй” газетасының баш мөхәррире иде. 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә. Ул – С.Сөләйманова исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты.
Чарада алып баручы балаларны “Бер уч борчак” китабы белән таныштырды. Китапханәчесе китапның эчтәлеген һәм аның әхлагын күрсәтте. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Балалар язучының башка китапларын да укырга вәгъдә иттеләр: «Кызарган алмалар», «Чуфут-кале малайлар», «Мин аңа бәхет телим».