Табигатьнең киләчәге безнең кулларда
Биектау авыл китапханәсе «Табигатьнең киләчәге безнең кулларда» дигән экологик сәгать үткәрде. Китапханәче «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән кешенең әйләнә-тирә табигатькә йогынтысы, язгы карның куркынычлыгы турында сөйләде. Яз җиткәч, кар эри башлый, түбәләрдә бозлар барлыкка килә. Кар ак һәм чиста булып күренә, әмма бу куркыныч, кар күп агулы матдәләрне үзенә туплый, ә балалар аны белмичә ашыйлар. Китапханәчеләр балаларның күзалдында ак карның никадәр пычрак булуын күрсәттеләр. Кар һәм бозны эретеп балалар кыш дәвамында аларда нинди пычрак тупланганын күрделәр. Чара ахырында китапханәче балаларга әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы турында сөйләде. Балалар белән бергә чәчәкләр һәм иртә өлгерә торган кыяр утырттылар. Балалар үсемлекләрне тәрбияләргә, су сибәргә, көннәр җылыткач бакчага утыртырга вәгъдә бирделәр.
