Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Понятов Александр Матвей улы

Александр Матвеевич Понятов

( 1892-1980)

   Дөньякүләм танылган галим Александр Понятов 1892 елның 25 мартында Казан губернасы Казан өязенең Рус Әйшәсе авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районы Рус-Татар Әйшәсе авылы) бай гаиләдә туа. Аның әтисе-Матвей Понятов крестьян гаиләсеннән чыккан,  урман сәүдәсе эшенә керешеп, беренче гильдия сәүдәгәре булган. Понятовлар гаиләсенең табигый ташлардан эшләнгән складлары, йорт,  умарталык, тегермәннәре булган. А.М. Понятов  Беренче Казан реаль училищены тәмамлагач, 1909-1910 елларда Казан Император университетының физика-математика факультетының математика бүлегендә укый. Авиатехника белән мавыгуы сәбәпле, ул  Мәскәү Император техник училищесына күчә. Мәскәүдә студентлар җыеннарында катнашкан өчен хакимият тарафыннан эзәрлекләүләрдән куркып, Александр Понятов Карлсруэга укырга күчә һәм анда югары техник мәктәптә белем ала. Ул Германиягә  профессор Н. Е.Жуковский тәкъдиме белән укырга китә.

1918-1920 елларда Гражданнар сугышы вакытында А. М. Понятов Ак армиядә хезмәт итә, аның җиңелүеннән соң Кытайга күченә, анда 1927 елга кадәр Шанхайда электр энергиясе компаниясендә эшли. Аннан соң ул берникадәр вакыт Франциядә яши, шуннан соң АКШка күченә.

1920 еллар ахырында А. М. Понятов АКШка килә, ә 1932 елда Америка гражданлыгын ала. Башта ул Нью-Йоркта GeneralElectric компаниясенең фәнни  тикшеренү бүлегендә эшли. Калифорниягә күченгәч, ул америкалы Хэзелга (Hazel) өйләнә һәм Сан-Франциско Атертон бистәсендә яши, анда PacificGasandElectric компаниясендә инженер булып эшли. Аннары Понятов dalmo-victorwestinghouse компаниясенә күчә.

Шулай ук Александр Матвей улы Понятов үз гаражында электроника ярдәмендә тәҗрибәләр ясау белән шөгылләнә.  1944 — нче елда ул үзенең шәхси Ampex фирмасын булдыра (1946 — нчы елга кадәр — AmpexElectricandManufacturingCompany, 1953-нче елга кадәр-Ampexcorporation, аннан соң-AmpexCorporation). Фирманың исеме үзенең  исеменең беренче хәрефләреннән һәм «эксперименталь» сүзеннән ясалган — Alexander М.PoniatoffEXperimental. Аmpex радар антенналарын төгәл саклагыч өчен электромеханик җайланмалар җитештерә. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында  Дальмо-Виктор фирмасы  авиация радарлары өчен  электр моторлары җитештерә һәм тәэмин итеп  тора.

Сугыштан соң фирма эшчәнлеге перспективалы юнәлешкә — магнит тавыш яздыру җайланмаларын эшләүгә юнәлдерелә.

1947 елда MODEL 200A аудиомагнитофон прототибы эшләнелә һәм  Голливудта күрсәтелә. Шул ук елны Ampex фирмасы танылган артист Бинг Кросбиның 50000$ күләмендә инвестицияләрен җәлеп итүгә ирешә. Алдагы елдан Ampex фирмасы берничә студия магнитофонын чыгара һәм  радиотапшыру компанияләре тоткарлык белән сигнал җибәрү өчен куллана башлыйлар (broadcastdelay). 1948 елның 25 апреленнән ABC компаниясе Model 200A ярдәмендә  профессиональ рәвештә магнит яздыруларны куллана башлый.

Александр Понятов үзенең чыгышы белән һәрвакыт горурланган. Аның офисларының алыштыргысыз атрибуты каеннар булган. Ватан истәлеге итеп ул һәр Ampex филиалына керү алдына ике каен утыртырга кушкан.

Бөек инженер 1980 елның 24 октябрендә Калифорния штатында үлә.